«Әкият» курчак театрында премьера - «Адәмнәр» спектакле

2021 елның 11 июне, җомга

24 һәм 26 июньдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында премьера – Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча «Адәмнәр» спектакле куела. Театрга 16 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар чакырыла.

Режиссер — әсәрне сәхнәгә куючы- Илгиз Зәйниев;

Рәссам - Сергей Рябинин;

Композитор-Эльмир Низамов.

Спектакльдә 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралда халыкның ачлык фаҗигасе турында сүз бара.

Ул еллардагы куркыныч вакыйгалар тамашачыны тетрәндерергә мәҗбүр итә. Кеше ризык булмау сәбәпле ни генә кичерми, акылын, кешелеклелеген югалта һәм урларга, җинаять кылырга мәҗбүр була.

Татар дәүләт курчак театрының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International