ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 10 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сириус» мәгариф үзәгенең режиссеры, сәнгать җитәкчесе, Россия Зур театры генераль директоры киңәшчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты.

https://sochisirius.ru/news/1625

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова да катнашты.

Аралашуда Россияда һәм республикада мәдәниятнең бүгенге торышы турында сүз барды, мәдәниятара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде.

Бу хакта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында "Минем балачагым - сугыш" Бөтенроссия акциясенең йомгаклау чарасында игълан ителде.

Акция кысаларында балачагы сугыш елларына туры килгән гражданнарга волонтерлар ярдәм күрсәткән, аларның видеоистәлекләрен яздырган, ветераннар белән меңләгән очрашулар уздырганнар.

Әлеге акция 2020 елда башланды һәм Хәтер вә Дан елының төп чаралары планына кертелде.

Бу акцияның геройлары - 3 меңнән артык сугыш еллары балалары.

Елга йомгак ясау чарасы 4 меңнән артык тамашачыны берләштерде.

Түбәндә трансляциягә сылтама: https://youtu.be/mYUEgjNtJM

"Минем балачагым - сугыш" Бөтенроссия акциясендә җиңүчеләр һәм катнашучыларның исемлеге.

2022 елда әлеге Бөтенроссия акциясен гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 21-25 февралендә «Әкият» курчак театры базасында «Әкият-LAB» III курчак театры лабораториясе узачак.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйге кысаларында театрның youtube-каналында татар мәдәнияте турында лекцияләр урын алачак. Барлыгы 3 лекция, һәркайсы 30-40 минут дәвам итә. 

 

2022 елның 13 февралендә Казанда Федор Шаляпинның тууына 149 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Чаралар программасы Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уза.

Бүген 8 февраль 15.00 сәгатьтә Илдар Зарипов исемендәге галереяда «Лада  әкиятләре» күргәзмәсе ачыла.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

6 февраль көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында бу елның беренче премьерасы — Ирина Васькова пьесасы буенча куелган «Гаҗәеп чорма» әкияте куелды.

6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен  әзерләнгән спектакль әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйли. Гаилә өчен кайчандыр бик кадерле булган, тик онытылган әйберләрнең тормышын театр чормага менеп күрергә тәкъдим итә.

Тамашаның рәссамы Давид Мативосян, ут буенча рәссам — Сергей Гаевой, композитор — Әлфит Фәрхәдшин. Хореографлар — Марсель һәм Мария Нуриевлар, проекция рәссамы — Филипп Замахаев. Спектакльдә ТР халык артисты Евгений Царьков, ТР атказанган артисты Павел Густов, Алексей Зильбер, Алсу Густова, Елена Калаганова, Александр Фриновский, Василий Фалалеев, артистлар Полина Малых, Эльвина Сафина, Эрнест Маторкин, Ярослав Кац, Виталий Дмитриев, Руслан Зубайраев, Валерий Антонов, Илфат Садыйков, Артемий Галанин, Эльдар Гыйниятов катнаша.

Моннан тыш, театр фойесында премьера вакытында Казан дәүләт мәдәният институты дизайнерларыннан һәм арт-блогерларыннан экологик арт-объектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелды.

22 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә революциягә кадәр Россиянең иң танылган авангард берләшмәләренең берсенә багышланган «Бубновый валет» күргәзмәсе ачыла.

«Бубновый валет» – 1910 нчы елларда иң эре авангард күргәзмә сәнгать берләшмәсе булып торган.

Берләшмәнең иҗат концепциясенең нигезе гадилектән тора: лубк, шәһәр сынлы фольклоры (плакат, элмә такта, поднос рәсемнәре) белән мавыгу, шулай ук Европаның яңа агымнары (кубизм, футуризм) белән мавыгу, бигрәк тә сезаннизм белән мавыгу да бик көчле була.

Атама Ларионов тарафыннан уйлап табылган.

Күргәзмәдә әсәрләрне бары тик яңа стильләрдә генә тәкъдим итәләр. Аларның күбесе тәнкыйтькә дучар була: аларны эпатаж һәм тәмамланмаган дип атаганнар, ә рәссамнарны рәсем законнарын белмәүләрендә гаепләгәннәр.

Яңа экспозиция шулай ук берничә рәссам үрнәгендә аларның совет сәнгатенә булган (Машков, Рождественский, Куприн) эволюциясен күрсәтә, яхшы рәссамнар теләсә кайсы вакытта да оста булып калуын тагын бер кат исбатлый.

Күргәзмә Россиянең танылган рәссамнары Александр Матвеев, Надежда Крандиевская, Сергей Коненков һәм И. Машковның укучысы Борис Королёвның хезмәтләре белән тулыландырылачак.

Әсәрләр арасында  К. Кандауров, Н. Кульбин, Н. Альтманның сирәк хезмәтләрен, И. Машков, А. Куприн, В. Рождественский картиналарын күрү, шулай ук берләшмәгә Василий Суриковның нинди мөнәсәбәттә булуын белү мөмкин булачак.

Автор: күргәзмәнең кураторы, сәнгать белгече Динә Әхмәтова

8 нче февраль көнне Шәриф Камал премиясе кысаларында яшь тәрҗемәчеләр өчен ике онлайн дәрес үткәреләчәк.

10 февральдә Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның тууына 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачыла.

Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов-рәссам, график, монументалист. 1972 елдан бирле республика, зональ, төбәк, бөтенроссия,  халыкара күргәзмәләрдә катнаша. СССР, Россия, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

1996 елда Мәккәгә хаҗ кыла. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең изге урыннарында җыелган материаллар нигезендә, өч дин тарихы буенча (яһүд, христиан һәм ислам) картиналар сериясен булдыра. Серия «Икърар» - дин турында сүз» дип атала.

Рәссам исәбендә 28 шәхси күргәзмә бар. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр күренекле татар эшлеклеләренең портретлары сериясен төзи башлаган, алар арасында Мәрҗәни дә бар. Яңача рәсем ясау манерасын рәссам үзе «заманча романтик реализм» дип атый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International