2022 елның 13 февралендә Казанда Федор Шаляпинның тууына 149 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.
Чаралар программасы Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уза.
Традиция буенча бәйрәмне Татарстан Республикасы Милли музее, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музее оештыра.
Программа 11.00 сәгатьтә Бауман урамында опера сәхнәсе даһи шәхесенең һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Аннан соң Шаляпин бәйрәмендә катнашучылар өчен музейда бушлай экскурсияләр оештырылачак; узган елдагы кебек үк Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш булачак; 2022 елның Шаляпин стипендиясенә номинант игълан ителәчәк. Музейда яңа күргәзмәләр ачылачак.
Шаляпинга багышланган чараларының тулы программасы.