«Әкият» курчак театрында «Әкият-LAB» III курчак театр лабораториясе узачак

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2022 елның 21-25 февралендә «Әкият» курчак театры базасында «Әкият-LAB» III курчак театры лабораториясе узачак.

Лабораториядә «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреатлары-танылган театр рәссамнары, сәхнәгә куючылар, сценографлар катнаша.

Сергей Образцов исемендәге Дәүләт академия Үзәк курчак театрының баш рәссамы Виктор Антонов, Мәскәү балалар театрының сәнгать җитәкчесе Виктор Платонов.

Шулай ук «Нәфис сүз сәнгате» юнәлеше дә булачак.  РГИСИның сәхнә сөйләме кафедрасы доценты Дмитрий Кошмин «Әкият» театры актерлары өчен сөйләм техникасы һәм актерлык осталыгы буенча тренинглар үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International