Илдар Зарипов исемендәге галереяда «Лада әкиятләре» күргәзмәсе ачыла

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген 8 февраль 15.00 сәгатьтә Илдар Зарипов исемендәге галереяда «Лада  әкиятләре» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә Президент мәдәни инициативалар фонды грантына ия булган «Цветария» арт-проектының бер чарасы буларак уздырыла.

"Проектның иҗади концепциясе шунда ки, Россия рәссамнарының традицияләренең дәвамы итеп, "Цветария" циклының тәкъдим ителә торган заманча әкиятләрне иҗат итүче иллюстраторлар буларак балалар үзләре чыгыш ясый», — дип хәбәр итте 26 китап һәм 50 әкият авторы БДБ рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүлеге рәисе Лада Аюдаг.

Күргәзмәдә 30 әсәр тәкъдим ителә.

Күргәзмә кысаларында шимбә 12 февраль 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Лада Аюдаг балаларны иллюстрация буенча мастер-классларга чакыра. Шулай ук «Цветария» пьесасы белән танышу да булачак.

Пьеса Казанда «Инглиз клубы»н оештыручы Рушан Люкманов тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителгән, Мәскәүнең «Лора» күчмә театр-студиясе тарафыннан 1998 елда күрсәтелгән.

Пьеса шулай ук татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Күргәзмә 2022 елның 20 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International