6 февраль көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында бу елның беренче премьерасы — Ирина Васькова пьесасы буенча куелган «Гаҗәеп чорма» әкияте куелды.
6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен әзерләнгән спектакль әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйли. Гаилә өчен кайчандыр бик кадерле булган, тик онытылган әйберләрнең тормышын театр чормага менеп күрергә тәкъдим итә.
Тамашаның рәссамы Давид Мативосян, ут буенча рәссам — Сергей Гаевой, композитор — Әлфит Фәрхәдшин. Хореографлар — Марсель һәм Мария Нуриевлар, проекция рәссамы — Филипп Замахаев. Спектакльдә ТР халык артисты Евгений Царьков, ТР атказанган артисты Павел Густов, Алексей Зильбер, Алсу Густова, Елена Калаганова, Александр Фриновский, Василий Фалалеев, артистлар Полина Малых, Эльвина Сафина, Эрнест Маторкин, Ярослав Кац, Виталий Дмитриев, Руслан Зубайраев, Валерий Антонов, Илфат Садыйков, Артемий Галанин, Эльдар Гыйниятов катнаша.
Моннан тыш, театр фойесында премьера вакытында Казан дәүләт мәдәният институты дизайнерларыннан һәм арт-блогерларыннан экологик арт-объектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелды.