10 февральдә Казан Кремлендә урнашкан «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Вәкил Шәйхетдиновның тууына 70 ел тулу уңаеннан күргәзмә ачыла.
Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдинов-рәссам, график, монументалист. 1972 елдан бирле республика, зональ, төбәк, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнаша. СССР, Россия, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
1996 елда Мәккәгә хаҗ кыла. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең изге урыннарында җыелган материаллар нигезендә, өч дин тарихы буенча (яһүд, христиан һәм ислам) картиналар сериясен булдыра. Серия «Икърар» - дин турында сүз» дип атала.
Рәссам исәбендә 28 шәхси күргәзмә бар. 2009 елдан бүгенге көнгә кадәр күренекле татар эшлеклеләренең портретлары сериясен төзи башлаган, алар арасында Мәрҗәни дә бар. Яңача рәсем ясау манерасын рәссам үзе «заманча романтик реализм» дип атый.