8 февраль 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Татарстан канатлары» күргәзмәсен тәкъдим итәләр.
Килүчеләр Татарстанның сугыш елларындагы тормышы һәм хезмәте, авиация предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат алачаклар. Пе-2 самолетына зур игътибар бирелә, ул Горбунов исемендәге 22 нче авиация заводының визит карточкасы була.
2020 елда Татарстан башкаласы Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Музей-мемориалдагы яңа күргәзмә тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм сугыш елларында Татарстанның тормышы, оборона-сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге турында сөйли.
Күргәзмә 8 февраль 16.00 сәг. ачыла.
Күргәзмәгә 11 апрельгә кадәр музей билетлары буенча керергә була.
«Ехали татары» - режиссер, язучы, драматург һәм рок-музыка сөюче Салават Юзеевның яңа проекты. Проектның геройлары — рок, рэп, инди-фолк жанрларын татар телендә уйнаучы музыкантлар.
14 февраль, 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре” әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла.
12-20 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Татар киносы көннәре Свердловск өлкәсендә 2019 елда оештырылган иде.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2022 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул итүе турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләрендә 2022 елда этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.
Кичә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният Комитеты рәисе Елена Ямпольская җитәкчелегендә Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларын һәм башка проектларны тормышка ашыруда катнашу буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау Комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук яшьләр һәм мәгариф министрлыклары вәкилләре катнашты.
Шул ук көнне РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты Рәисе Елена Ямпольская гражданнарны кабул итте.
Гражданнарның сораулары мәдәниятнең төрле өлкәләренә: музыка коралларын сатып алудан башлап авылда яңа модель китапханәләр төзүгә кадәр кагылды. Мәсьәләләр уңай хәл ителде һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты Рәисе һәм профильле ведомстволар контроленә алынды.
5 февраль 14:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Фестивальне ачу тантанасы һәм концерт программасының беренче бүлеге узачак.
6 февраль көнне 14:00 сәгатьтә концерт программасының икенче бүлеге һәм Фестивальне ябу тантанасы С. Сәед-Галиев исемендәге мәдәният сараеның концертлар залында үтәчәк.
Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары узачак. Быел республика буенча фестиваль хәрәкәте 22-нче тапкыр оештырыла.
2022 елның 27 гыйнварыннан 13 февраленә кадәр Мәскәү шәһәренең «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә «Уникаль Россия» II сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумы уза.
Татарстан «Россиянең халык сәнгать һөнәрләре» салоны өчен экспозиция тәкъдим итте, анда кунаклар Татарстан Республикасы мәдәниятенә, аның тарихи, үткәненә һәм борынгы һөнәр серләрен күрә алалар.
Күргәзмәдә беренче тапкыр республиканың барлык әйдәп баручы уку йортлары: "Казан дәүләт мәдәният институты", "Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы", "Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы" хезмәтләре тәкъдим ителде.
Шулай ук Татарстанның Алексеевск нәфис туку фабрикасы, Сахтиан, Презент, Бану Бюросы; танылган осталар: ювелир Р.А.Мөхәммәтшин, музыка уен кораллары ясау осталары Д.Г.Вилданов, Ф.Х.Ханбиков, декоратив-гамәли сәнгать остасы Р.Х.Әхмәтов, һәм башкалар үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Форум программасы кысаларында 5 февральдә "Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре каталогы" бүләк басмасын тәкъдир итү булачак.