Хәзерге заман сәнгать галереясендә «Бубновый валет» авангард берләшмәсенә багышланган күргәзмә ачыла

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

22 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгать галереясендә революциягә кадәр Россиянең иң танылган авангард берләшмәләренең берсенә багышланган «Бубновый валет» күргәзмәсе ачыла.

«Бубновый валет» – 1910 нчы елларда иң эре авангард күргәзмә сәнгать берләшмәсе булып торган.

Берләшмәнең иҗат концепциясенең нигезе гадилектән тора: лубк, шәһәр сынлы фольклоры (плакат, элмә такта, поднос рәсемнәре) белән мавыгу, шулай ук Европаның яңа агымнары (кубизм, футуризм) белән мавыгу, бигрәк тә сезаннизм белән мавыгу да бик көчле була.

Атама Ларионов тарафыннан уйлап табылган.

Күргәзмәдә әсәрләрне бары тик яңа стильләрдә генә тәкъдим итәләр. Аларның күбесе тәнкыйтькә дучар була: аларны эпатаж һәм тәмамланмаган дип атаганнар, ә рәссамнарны рәсем законнарын белмәүләрендә гаепләгәннәр.

Яңа экспозиция шулай ук берничә рәссам үрнәгендә аларның совет сәнгатенә булган (Машков, Рождественский, Куприн) эволюциясен күрсәтә, яхшы рәссамнар теләсә кайсы вакытта да оста булып калуын тагын бер кат исбатлый.

Күргәзмә Россиянең танылган рәссамнары Александр Матвеев, Надежда Крандиевская, Сергей Коненков һәм И. Машковның укучысы Борис Королёвның хезмәтләре белән тулыландырылачак.

Әсәрләр арасында  К. Кандауров, Н. Кульбин, Н. Альтманның сирәк хезмәтләрен, И. Машков, А. Куприн, В. Рождественский картиналарын күрү, шулай ук берләшмәгә Василий Суриковның нинди мөнәсәбәттә булуын белү мөмкин булачак.

Автор: күргәзмәнең кураторы, сәнгать белгече Динә Әхмәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International