ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2021» ХХІ төбәкара театр коллективлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 декабрь 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узачак. Тантана Гран-при иясе спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак.

Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклап калуда һәм милләтара элемтәләрне ныгытуда ярдәм итә. Конкурста татар, рус телләрендә дөньяның классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

«Идел-йорт 2021» конкурсының финал этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре бирелә һәм һәр номинациядә акчалата сертификатлар тапшырыла.

2021 елның 17 декабрендә 9.00 сәгатьтә Казан федераль  университетының төп бинасы ишегалдында  күренекле рус язучысы, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Сергей Тимофей улы Аксаковка бюст ачыла. Ул күпләргә таныш булган «Аленький цветочек» әкияте авторы.

2021 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы  мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашты.

Әлеге эшкә йомгак ясалды, профилактик чараларны популярлаштыру ысуллары каралды, шулай ук 2022 елга планнар билгеләнде.

21 декабрьдә  А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә шагыйрь, язучы, тәрҗемәче һәм философ, А.М.Горький исемендәге әдәби премия һәм Г.Р.Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты, 50 проза һәм шигърият китабы авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Кутуйның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Чара «Кутуй-фест» фестивале кысаларында, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге һәм «Диалог» Казан шигърият театры эгидасы астында узачак.

Кичәне "Аргамак. Татарстан" әдәби журналының баш редакторы урынбасары, Россия язучылар берлегенең Казан вәкиллеге җитәкчесе Александр Воронин һәм «Диалог» шигъри театрының сәнгать җитәкчесе, Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Левадная алып барачак.

Кичә 17.00 сәгатьтә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 252-20-51

Кичә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган «Игелекле Татарстан» республика конкурсының бүләкләү тантанасында катнашты. Анда төрле юнәлешләрдә катнашучы иң яхшы волонтерларны билгеләделәр, шулай ук республикада иң яхшы изгелек кылучыны сайладылар.

Иң яхшы мәдәният волонтеры дип Ожегова Софья Сергей кызы табылды, ул Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Волонтерлык өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр үткәрелә.

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе командасы Татарстан шәһәрләре буенча беренче гастроль турыннан кайтты. Арча һәм Питрәчтә ул “Рус шигъриятенең ерак һәм якын алтын гасыры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль программаны тәкъдим итте.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан халкы арасында үткәрелгән тавыш бирү нигезендә, "Дәүләт хезмәтләре" порталында 19 ачык максаттан 7 иң өстенлекле максатлар сайлап алынды.

Сезнең игътибарга әлеге максатларны тәкъдим итәбез:

1. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәдәният өлкәсендә инклюзив ял итү һәм белем бирү максатын тормышка ашыруда 20дән дә ким булмаган мәдәни-ял итү тибындагы һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен махсус җиһазлар белән тәэмин итү;

2. Татарстан  Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территориясендә әдәби сәнгать өлкәсендә балалар мәдәни-танып-белү проектын гамәлгә ашыру;

3. Татарстан  Республикасының 200 гомум белем бирү мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә классик акварель буенча дәресләр һәм мастер-класслар үткәрү;

4. Татарстан  Республикасы дәүләтнеке булмаган оешмалар һәм физик затлар тарафыннан мәдәният өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган грант проектлары санын 20% ка арттырырга;

5. Дәүләт (муниципаль) мәдәният учреждениеләре белән кооперациядә иҗади яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын гамәлгә ашыру буенча кимендә 10 проектны гамәлгә кертү;

6. Татарстан  Республикасы язучылары турында  бердәм электрон мәгълүмат базасын булдыру (нәшер ителгән әсәрләрен күрсәтү) һәм 2022 елда кимендә 100 язучы турында мәгълүмат урнаштыру;

7. Популяр цифрлы платформаларда музыка тыңлау өчен 500дән дә ким булмаган татар классик әсәрләрен урнаштыруны тәэмин итү.

ТР Мәдәният министрлыгының киләсе елга эш юнәлешләрен сайлауда 2021 елның 8 ноябреннән 7 декабренә кадәр барлыгы 3 439 кеше катнашты.

Киләсе елда Министрлык квартал саен максатларның үтәлеше турында хисап тотачак.

Күренекле журналист, Россия журналистлар берлеге һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы Зимфира Заһид кызы Гыйльметдинова вафат.

21 декабрь Казанның «Мир» кинотеатры «Кыска метражлы кино көне - 2021» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Башлана-18:00 сәг, дәвамы – 79 минут.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашалары 2021 елның 17 декабрендә башлана һәм 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Быел «Әкият» курчак театры нәниләрне һәм аларның әти-әниләрен «Кар кызы өчен әкияти тамаша» спектакле белән сөендерәчәк.

Фокусларга һәм махсус эффектларга бай сюжеты белән тамаша балаларны да, өлкәннәрне дә Яңа ел атмосферасына алып керәчәк. Тамашачыларны Кар кызы, Емеля, Убырлы карчык, Үлемсез Кащей һәм халык әкиятләренең башка персонажлары көтә.

Эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып быел Яңа ел тамашалары театрның зур залында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International