Виктория Кривицкая: “Ерак йолдыз яктысы” - искиткеч актерлык уены һәм татар мәдәнияте сеңгән режиссер алымының уңышлы синтезы”

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

“Гаҗәеп тәэсирләр кичәсе булды бу", – дип, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә булганнан соң, фикерләре белән уртаклашты “Россия-Мәдәният” телеканалы директоры урынбасары Виктория Кривицкая.

Сүз режиссер Рәшит Заһидуллинның “Ерак йолдыз яктысы” дигән куелышы турында барды. Әсәрнең үзәгендә – татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан шәхесе, аның тормыш юлы, хатынына һәм үз халкына тугры мәхәббәт, язмыш сынаулары һәм өмет. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты күзлегеннән спектакльдә репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты языла.

“Элек минем шагыйрь Хәсән Туфан турында ишеткән булды. Резиденциядә спектакль куелачагын белгәч, мин аның тормыш юлын сәхнәдә тамашачылар йөрәгенә кагылырлык итеп ни рәвешле гамәлгә ашырып була икән дип уйладым. Режиссер репрессия дәһшәтләре турында җиткерә алды, шул ук вакытта ул аны югары сәнгатькә якын иткән”, - дип сөйләде Кривицкая.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, үз чиратында, спектакльнең үсеп килүче буын өчен бик файдалы булуын билгеләп үтте.

"Спектакль 16 яшьтән алып балалар өчен аеруча актуаль. Әлеге категория өчен бу спектакльне җиткерүнең кирәклегенә ышанам. Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәтне хуплап, теләсә нинди сынауларны үткән кеше язмышы үрнәге бу”, - дип ассызыклады ул.

Виктория Кривицкая сүзләренә караганда, Искәндәр Нуриҗанов (шагыйрь ролен башкаручы) - режиссер ниятен тамашачыга җиткерүдә төп буын. Аның фикеренчә, арт-резиденция тамашачылары игътибарын беренче минуттан соңгысына кадәр җәлеп итә торган уникаль сәләткә ия искиткеч актер ул.

"Ерак йолдыз яктысы" - гаҗәеп актерлык уены һәм режиссер алымының уңышлы синтезы. Минемчә, спектакль тирән мили мәдәният идеяләре белән баетылган", - дип саный Виктория Коивицкая.

Исегезгә төшерәбез, Виктория Кривицкая Казанга эшлекле сәфәр кысаларында килде. Ул – бу көннәрдә узучы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең суперфиналында жюри әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International