Конкурс балалар-яшьләр аудиториясе белән эшне оештыручы белгечләрне ачыклау һәм аларга алга таба ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
2021 елның 20 декабрендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсен цифрлаштыру» темасына квартал коллегиясе узачак.
Коллегиядә цифрлаштыруны камилләштерү трендлары, әлеге өлкәдә мәдәният учреждениеләренең уңышлы практикасы һәм Татарстанда цифрлаштыру елына перспектив планнар турында фикер алышачаклар.
Коллегияда шулай ук балалар һәм яшүсмерләр арасында иң яхшы сәнгать әсәренә Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы да узачак.
Журналистларны әлеге чараны яктыртуда катнашырга чакырабыз! Аккредитация: Даниил Плаксин, +7 (927) 031-04-42.
Татар язучысы Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган "Жат эмесмин" / "Чит түгел мин…" спектакле Бишкек шәһәрендә узган ART-ORDO-2021 театр фестивалендә Гран-при яулады. Спектакльне Б.Кыдыкеева исемендәге дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары уйнады.
18 декабрь, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин театрында Казан «Юлбасма» нәшриятының «Балачак дөньясы» исемле балалар өчен җырлар җыентыгы тәкъдим ителәчәк. Әлегечара Тинчурин театрының шәһәр мәдәни институтлары белән беренче уртак проекты булачак. Тинчурин театры бай мирасыбызны киң даирә кулланучыларга теләп тәкъдим итә һәм җирле авторларга, башкаручыларга, нәширләргә ярдәм итүне үз миссиясе дип саный.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Аерым караш» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Музей экспонатларының тактиль күчермәләрен булдыру» конкурсында җиңүче булды.
Кәрим Тинчурин театры нәни тамашачыларга зур күчтәнәч – “Асылкош” музыкаль әкиятен әзерли.
Казанда үзенең туган көнендә Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Григорий Эйдинов «Монологлар» дип аталган юбилей күргәзмәсен ача.
«Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамоталары белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалы мөдире Александр Александров бүләкләнәчәк. Бүләкләр тапшыру 17 декабрьдә Мәскәүдә узачак. Республиканың илнең оборона өлкәсендә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасын үстерүгә керткән өлеше шулай билгеләп үтелде.
«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры итеп Илнур Сөләйман улы Рәхимов билгеләнде. Яңа җитәкче белән коллективны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырды. Элек И.С. Рәхимов «Универсиада авылы» ТР дәүләт автономияле учреждение җитәкчесе булып эшләде.
И. Рәхимов Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетын тәмамлаган (2010 ел). Тарих фәннәре кандидаты.
Икенче республика форумы 2021 елның 21 - 24 декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк. Форум мәдәният өлкәсендә үз теләге белән игелек кылу юлларын камилләштерүнең барлык юнәлешләрен берләштерәчәк һәм сәнгатькә битараф булмаучыларга максатларын тормышка ашыру мәйданчыгы булачак.