Татарстанда Габдулла Тукайны искә алу көне узачак

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

15 апрель - бөтен дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне. Быел да иртән Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салыначак. Аннан соң истәлекле чаралар Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк.

11.00 сәгатьтә музейда әдәби-музыкаль кичә башлана. Анда Тукай шигырьләре һәм аның шигъри юлларына язылган җырлар яңгыраячак. Кичәдә  Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллина, ТРның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров һәм Искәндәр Биктаһиров, ТРның атказанган артистлары Әхмәт Кәримов, Раил Шәмсуаров һәм Илнур Закиров, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Зәйнуллина һәм Розалия Зәкиева, Казан музыка көллияте студентлары Миләүшә Закирова, Илсаф Гыйльметдинов һәм Рөстәм Егоров чыгыш ясаячак.

12.00 сәгатьтә шагыйрьнең мемориаль предметлары турында «Ядкярьләрдә – Тукай рухы» экскурсиясе оештырыла. Бу ядкярьләр - музейның иң кыйммәтле һәм кызыклы экспонатлары. Алар арасында кәрәч тартмачык, юл кәрзине, сөлге, түбәтәй, көмеш җиң каптырмалары, карандаш савыты, бакыр кара савыты бар. Экскурсия барышында кунаклар шагыйрь тормышында бу әйберләр барлыкка килү һәм аларның музей фондларына керү тарихы белән таныша алалар. Шулай ук Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән басмалары һәм фотосурәтләре, шагыйрь белән хезмәттәшлек иткән газета-журнал редакцияләре, Тукай даирәсендәге шәхесләрнең шәхси әйберләре һәм документлары турында мәгълүмат  биреләчәк.

14.00 сәгатьтә музейның балалар мәйданчыгында мәктәп укучылары өчен «Инде таныш сукмакларда» дип аталган интерактив китап тәкъдим ителәчәк. Китап татар фольклоры белән таныштыра. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның «Казан татарлары мифологиясе» хезмәте һәм шагыйрьләр Габдулла Тукай белән Муса Җәлилнең халык әкиятләре нигезендә әзерләнгән. 

15 апрельдә музейга керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International