Татар телен укытуга нигез салучы, күренекле татар мәгърифәтчесе Сәгыйть Хәлфингә 290 ел тулды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Кичә 10 апрель көнне татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче һәм педагог, татар телен фәнни өйрәнүгә нигез салучы Сәгыйть Хәлфингә 290 ел тулды (1732-1785).

1769 елда Екатерина II указы белән Казан гимназиясендә беренче тапкыр татар теле укытыла башлый. Беренче укытучы итеп Казан Адмиралтействосы тәрҗемәчесе Сәгыйть Хәлфин билгеләнә, ул соңыннан уку материаллары, рус телле балалар өчен тел укыту методикасын булдыра. 

Сәгыйть Хәлфин «Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов» (М., 1778г.) Россиядә беренче басма татар әлифбасы авторы. Хәлфин Әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә нәшер ителә һәм берничә дистә ел дәвамында татарча язарга һәм укырга өйрәтү буенча бердәнбер чыганак булып кала.

Казанда татар әдәбияты тарихы музеенда һәм Арчада әлифба музеенда Хәлфин әлифбасы нөсхәләре кадерләп саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International