14 декабрь Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать Галереясендә Дәүләт Рус музее җыелмасыннан Николай Рерих күргәзмәсе ачылды.
Бүген мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты утырышында мәдәният тармагында кадрлар потенциалын үстерү турында сүз барды.
Моннан тыш, парламентарийлар музейлар һәм музей эше турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар, Комитетның 2021 елда эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм киләсе чорга планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Хәзерге вакытта республикада 173 музей, 18 театр, 19 концерт оешмасы, 2 филармония, 2 цирк, 1510 китапханә һәм 1917 клуб учреждениесе, 42 кинотеатр эшли.
Мәдәният учреждениеләрендә 22,7 меңнән артык кеше эшли, аларның күбесе – хатын-кызлар. Мәдәният хезмәткәрләренең 50% югары белемле, 30% - махсус урта белемле, 20% - профиль белеме юк, - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова, - аларны укыту зарур",- диде министр.
Мәдәният өлкәсендә белгечләр әзерләү белән 9 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 106 өстәмә белем бирү оешмасы шөгыльләнә.
«Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында квалификация күтәрү мөмкинлеге каралган. 2019 елда, республика квотасы буенча 373 кеше белемен күтәрсә, 2020 елда-716 мәдәният хезмәткәре укытылган. 2021 ел ахырына 1 204 мәдәният хезмәткәре белемен күтәрәчәк.
Республикада яшь белгечләргә авылда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр һәм йорт төзү өчен җир бүлеп бирү буенча дәүләт ярдәме чаралары эшли.
Быел комитет 10 утырыш үткәргән (шуларның 3се күчмә һәм 2се уртак), «Татарстан Республикасы шәһәрләренең «Иҗади шәһәрләр челтәре» ЮНЕСКО проектында катнашуы һәм «Татарстан Республикасында кинематографияне үстерү турында» темаларына ике түгәрәк өстәл уздырылган.
Комитет каршындагы Эксперт советы 7 утырыш үткәргән (аларның 3 - се-комитет белән берлектә), 22 мәсьәлә каралган.
15 декабрь 10:30 сәгатьтә Әлмәттә «Тат-АRS-Тан» конкурс хәрәкәте эшли башлый. Конкурс республика күләмендә узачак. Хәрәкәткә балалар сәнгать мәктәпләре, урта махсус һөнәри белем бирү мәдәният һәм сәнгать уку йортлары укучылары катнашындагы белем бирү проекты этәргеч булачак.
Әлмәттә биш юнәлеш-музыка, хореография, театр, шулай ук рәсем һәм декоратив – гамәли сәнгать буенча мастер-класслар узачак.
Проект Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан «Иске Әлмәт» мәдәният йорты базасында «Татар мәдәни ресурс үзәге» ДБУ белән берлектә гамәлгә ашырыла.
17 декабрь Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортының концертлар залында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын йомгаклау тантанасы узачак. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак. Чара кысасында республикада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына төп нәтиҗәләр ясалачак.
Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чуашия, Мордовия, Удмуртия, Алтай һәм Әзербәйҗаннан килгән танылган милли шагыйрьләр бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булачак. Бәйрәмгә Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллекләре һәм филиаллары, шулай ук Татарстан муниципаль районнарының Дуслык йортлары һәм үзәкләре җитәкчеләре, милли-мәдәни автономия активистлары да киләчәк.
Татарстан районнары һәм шәһәрләре мәдәни коллективлары бәйрәм концерт программасында да тәкъдим ителәчәк, сәхнәдә республиканың егермедән артык коллективы чыгыш ясаячак.
Концерт 15:00 сәгатьтә башлана.
15 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр Казанның «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында анимацион роликлар, видеороликлар һәм компьютер уеннары булдыру белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен профиль смена оештырыла. Смена «Байтик» һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе белән берлектә оештырыла.
15 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында XII төбәкара «Иделкәем&Кариев варислары» балалар-яшүсмерләр театр коллективлары фестиваль-конкурсында Гран-при яулаган спектакльне бүләкләү тантанасы була.
18 декабрь Казанда «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «Амадина тавышы» төбәкара конкурс-фестиваленең Гала-концерты узачак. Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
14 декабрь Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә Дәүләт Рус музее җыелмасыннан Николай Рерих күргәзмәсе ачыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Татарстанлыларны 2022 елга ведомство максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуда катнашырга чакыра.
Бүген 18:00 сәг. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 75 еллыгына багышланган тантаналы кичә уза