Казанда Сурский һәм Казан оборона чикләре төзелешенә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

4 майда Казанда Идел буе оборона сызыгы төзелешенең 80 еллыгына багышланган «Тылда хезмәт батырлыгы: Сурский һәм Казан оборона рубежларын төзү» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференция профессиональ тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр, фәнни хезмәткәрләр, барлык дәрәҗәдәге мәгариф структуралары укытучылары, аспирантлар өчен мәйданчык булачак.

Конференциядә катнашуга гариза һәм мәкалә текстын 2022елның 20 апреленә кадәр җибәрергә кирәк.

Төгәлрәк мәгълүмат хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International