ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында ведомство карамагында булган мәдәни учреждение җитәкчеләре, муниципаль районнарның мәдәният бүлеге башлыклары катнашында мәдәният учреждениеләрендә статистик мәгълүматларны санау методикасы мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә музей эше, театр сәнгате, китапханә эше, кинематография өлкәсендә проект офислары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Пандемия чоры башыннан учреждениеләр эшчәнлеге күрсәткечләре, мәдәни яараларга килү динамикасы, статистик мәгълүматлар белән эшләү мәсьәләләре, тармакны цифрлаштыру һәм мәгълүматларны исәпкә алу процессын оптимальләштерү турында хәбәр ителде.

2022 елның I кварталында Татарстан музейларына йөрү, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 17,8 % үсте. Күрсәткечләр сөендерә, чөнки 2020 елда ковид чикләүләреннән соң республикада музейларга килүчеләр саны чирек күләмендә диярлек кимеде. Шуңа да карамастан, узган ел пандемияга кадәр булган күрсәткечләр  дәрәҗәсе үз хәленә кайтарылды, ә бүгенге көндә - арттырылды.

Бу хакта Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина сөйләде, төп музей төбәкнең бөтен музей тармагы өчен проект офисы булып тора. Әлеге саннар Татарстан Мәдәният министрлыгында 5 май көнне киңәйтелгән киңәшмәдә яңгырады.

2022 елның 9 маенда Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе узачак.

Ел саен чарада мәдәният өлкәсенең меңләгән вәкиле катнаша, чөнки бу акция 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарын һәм туганнарын искә алу мөмкинлеге.

7 май 13:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында тантаналы концерт булачак.

ММЧ вәкилләре өчен аккредитация 2022 елның 6 маенда 13:00 сәг. кадәр түбәндәге почта аша алып барыла: Daniil.Plaksin@tatar.ru. ФИО, туган көн, вазифа, ММЧ исеме һәм контакт телефонын күрсәтү сорала. Белешмәләр өчен телефон: +7(927)031-04-42, ТР Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Даниил Плаксин.

2022 елның 17 маенда 18.30 сәг. Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры концерты булачак. Сәнгать җитәкчесе һәм дирижер - Сергей Васильев.

Концертта джазның алтын фондыннан инструменталь һәм вокаль музыка яңгыраячак. Концертны «Пушкин картасы» программасы буенча карарга була.

2022 елның 13-31 маенда М.Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак Рудольф Нуриев исемендәге XXXV Халыкара классик балет фестивале ачылуга бер атна калып бара. Быел форумга Россиянең әйдәп баручы театрларыннан 20 дән артык артист чакырылган.

Фестивальне П.Чайковскийның Анатолий Нежный сценографиясендә яңартылган "Щелкунчик" балеты премьерасы ачачак.

Фестиваль программасын чакырылган солистлар һәм Казан труппасының әйдәп баручы солистлары катнашында Гала-концертлар (30-31 май) тәмамлый.

12 май Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры Маскатның Король опера театрында концерт куячак. Оркестр күренекле композиторлар - Ференц Лист, Сергей Рахманинов һәм Александр Бородинның музыкасын башкарачак.

ТР Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский җитәкчелегендә уйный..

Оманда Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестрның Оманда беренче чыгышы түгел. Февраль аенда коллектив Дубайда Symphonic Middle East фестивалендә заманның күренекле солистлары белән бергә чыгыш ясаган иде инде.

12 майдан 15 майга кадәр “Әкият” татар дәүләт курчак театрының һәм Түбән Новгород дәүләт курчак театрының алмаш гастрольләре узачак.

Шулай ук гастроль кысаларында «Әкият» курчак театры делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашуны планлаштыра.  

Дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә үскән 135 еллык Себер чыршысы “2022 елның Россия агачы” милли конкурсында катнаша. Татарстаннан 30 метрлы Себер чыршысы тәкъдим ителә (Picea obovata Ledeb).

2012 елда Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге агач бөтенроссия әһәмиятендәге «Агач -  табигатьнең тере һәйкәле» статусына ия булды.

***

“Россиянең ел агачы” конкурсы 2017 елдан бирле уздырыла. Анда төрле төбәкләрдә үскән һәм Россиянең табигый, мәдәни, тарихи, рухи мирасы булган гаҗәеп табигый раритетлар катнаша.

Илнең баш агачы өчен тавыш бирү «Агачлар - табигатьнең тере ядкәрләре» бөтенроссия программасы сайтында уза - www.rosdrevo.ru. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыка проекты кысаларында үткәрелә торган Россия көненә багышланган «Бөек Держава өчен» хәрби һәм патриотик җырлар фестиваль-конкурсы икенче Бөтенроссия ачык дистанцион (online) фестивале уза.

Конкурсны «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Казак мәгълүмат-аналитика үзәге оештыра.

Үткәрү урыны: Россия, Санкт-Петербург шәһәре, 12 июнь 2022ел.

Башлана: 13.00 сәг.
Гаризалар 2022 елның 1 апреленнән 2022 елның 12 июненә кадәр кабул ителә.

КОНКУРС турында нигезләмә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International