9 июль 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе конференц-залында “Биләр. Мирас хәзинәсе” фәнни-популяр документаль фильмы күрсәтеләчәк.
Күпмилләтле илебезнең һәм республикабызның тарихи-мәдәни мирасы турында фильм өстендә ел дәвамында әзерлек һәм нәтиҗәле эшне "11:11 STUDIOS" командасы алып барды, фильмның режиссеры Бай Хәйруллин.
Караганнан соң фильмны булдыручылар белән фикер алышу булачак.
Чакырылган кунаклар һәм фәнни консультантлар: Фаяз Шәрип улы Хуҗин - археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты һәм Зөфәр Гомәр улы Шакиров - археолог, тарих фәннәре кандидаты, Биләр музей-тыюлыгы директоры.
Түбәндәге сылтама буенча теркәлүчеләр өчен керү ирекле:
https://nbrt.timepad.ru/event/2093379/ .