Казан яшь тамашачы театры 89 нчы театр сезоны тәмамланды Театр хезмәткәрләре белән җыелышта директор Айгөл Горнышева һәм баш режиссер Радион Букаев йомгак ясадылар һәм юбилей сезонына планнар билгеләделәр.
89 нчы сезонда 7 премьера тәкъдим ителде (шуларның 4 "Бердәм Россия" "Кече Ватан культурасы" федераль партия программасы кысаларында) Россия һәм халыкара статус алды, 5 фестивальдә һәм "Зур гастрольләрдә" катнашты, "Россиядә балалар театры үсешенә өлеш керткәне өчен" Россия театр эшлеклеләре берлегенең махсус премиясе номинанты булды. "Иванның балачагы" спектакле "Алтын Маска" һәм "Арлекин" Россия милли театр премияләре лауреаты булды. 2022 елның 12 июнендә Казан яшь тамашачы театры "Метроэлектротранс" белән берлектә "Төнге трамвай" проектын булдырды. Июньнән бирле "Төнге трамвай" күпсанлы үтенечләр буенча җомга һәм шимбәдән тыш, чәршәмбе көнне дә 23:00 сәг. йөри.
Яңа сезон 20 августта "Аксенов-фест" әдәби-музыкаль фестивале кысаларында "Гена Стратофонтов маҗаралары" спектакле белән ачылачак.