Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы "Казан халык сәнгать кәсепчелеге техникумы" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Сәүбәнова Раушания Кыяметдин кызының әнисе Сәүбәнова Минзадә Мингат кызының үлеме уңаеннан кайгысын уртаклаша.
Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова борынгы гореф-гадәтләр тарихы музеенда булды. Министрны Казан-Нократ епископы Евфимий, Казанның кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Донцов һәм музейны саклаучы Роман Царевский озатып йөрде.
Ирада Хафизҗан кызы визит барышында музейның уникаль экспонатлары һәм фондлары белән танышты, алар үз эченә 400 атаманы алган: XVII гасырның сирәк китапларыннан алып чиркәү киемнәренә һәм көнкүреш әйберләренә кадәр бар.
6 май Татарстан халыклары дуслыгы йортында СССР халыклары телләрендә язылган листовкалар күргәзмәсе ачыла, алар Советлар Союзы геройлары - төрле милләт вәкилләре турында сөйли.
Ачылу тантанасы 14:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслыгы йортының тантаналар залында узачак. Керү ирекле.
2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында ел саен уздырыла торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Бәйрәмдә беренче тапкыр агач ую «Агачны ую осталыгы-2022» фестиваль-конкурсы узачак.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 12 маена кадәр «Таткультресурсцентр» ДБУ рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://tatcultresurs.ru/event/festival-konkurs-rezchikov-po-derevu-reznoe-sovershenstvo-2022. Конкурс турында тулырак мәгълүмат - https://tatcultresurs.ru/node/7751.
Конкурсны Лаеш районы Башкарма комитеты белән берлектә “Таткультресурсцентр” ДБУ оештыра.
7 май, 12.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Без хәтерлибез! хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтеләчәк.
"Борылыштан соң диңгез" 2022 - яшүсмерләр һәм студентлар гамәлдә профессиональ остазлардан белем ала, алар белән бергә объектларны проектлый һәм утрауда аларны төзүдә катнаша.
Булдырылган проектларны яклау 2022 елның 7 маенда IT паркта Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча 12:00 - 13:30 сәг. кадәр узачак. Иң яхшы дәгъвачылар проектта катнашуга чыгымнарны каплауга стипендияләр алачак.
Проект турында тулырак мәгълүматны archifest.ru сайтында һәм vk.com/archideti сайтында карарга, шулай ук archifest@yandex.ru почтасына язып белергә була.mailto:archifest@yandex.ru
29 апрельдә «Черек күл» паркында Г.Кариев театры артистлары «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансын куйды. Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылган чара Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланды.
5 май 18:30сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казан консерваториясенең «Җиңү көне» еллык хәйрия концерты була.
Концертта югары уку йорты студентлары һәм педагоглары, «Tatarica» оркестры һәм Идел буе районы балалар хоры катнаша.
Программа кунагы - А.В.Александров исемендәге Россия армиясенең җыр һәм бию ансамбле солисты Кирилл Панфилов.
"Пушкин картасы" буенча карарга мөмкин булган чараларның җыелмасы. Чараларның тулы исемлеге СЫЛТАМАДА.
Казан дәүләт мәдәният институты, «Сәнгать һәм мәдәният уку йортлары ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы, Президент мәдәни инициативалар фонды, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «РОСКОНЦЕРТ» ФДБМУ ярдәмендә «КИЛӘЧӘККӘ СТАРТ» диплом спектакльләр фестивале уздырды.
Фестивальнең ябылу тантанасы 2022 елның 29 апрелендә узды. Режиссерлар, сәнгать җитәкчеләре, ректорлар, студентлар, укытучылар һәм чакырылган кунаклар «Йолдызлык» яшьләр музыкаль театрында җыелдылар.