Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Боратынский музеенда хәйрия бәйрәм очрашуы - "Гаилә көне" булып узды. Хәйрия программасын ТР Милли музее тәкъдим итте.
Бәйрәмдә 2-13 яшьлек балалар, аларның әти-әниләре, әбиләре - барлыгы 48 кеше катнашты. Кунаклар өчен XVIII гасыр утары булган Боратынский музее буйлап экскурсия уздырдылар. Кунаклар курчак җиһазлары саклана торган яшерен бүлмәгә керделәр; 1833 елда Казанда вакытта Пушкин эшләгән бюроның яшерен тартмаларын күрделәр.
Бәйрәм утар террасасында чәй эчү белән тәмамланды.