«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фланманд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ротациясе узачак

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

8 июльдә 10:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенең ротациясе узачак.

Күргәзмәдә ротация вакытында Санкт-Петербургтан махсус ротация эшләре өчен килгән Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләре эшләячәк. Дәүләт Эрмитажы гравюралар коллекциясен саклаучы Сергей Орехов һәм Дәүләт Эрмитажы графикасы әсәрләренең рәссам-реставраторы Динара Мамина.

Ротация график әсәрләренең махсус саклау һәм экспонатлау шартларына мохтаҗ булуы, хәтта залларның яктылыгы да экспонатларга зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә күргәзмә вакытында әсәрләрне башкаларга алыштыралар.

Күргәзмә тәмамлангач, 20 ноябрьдә барлык гравюралар Дәүләт Эрмитажы фондларына әйләнеп кайтачак һәм тиз арада күргәзмәләрдә катнаша алмаячаклар. Шуңа күрә, бу уникаль очракны- Казанда "Рубенс мәктәбе" графикасын күрүне кулланыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International