Алабуга музей-тыюлыгы хәзерге заман сәнгате буенча ХVII Халыкара арт-симпозиум уздыра

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

11 июльдән 20 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Хезмәт симфониясе» темасына заманча сәнгать буенча ХVII Халыкара арт-симпозиумын уздырачак. Вакыйга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

2022 ел проектында Россия, Әзербәйҗан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 35 рәссам катнашачак.

Симпозиум программасында - кайнар эмаль һәм агачтан рәсемнәр ясау буенча мастер-класслар, коллектив арт-объект булдыру, Алабуга һәм музейлар буенча экскурсияләр үткәрү каралган.

Соңгы 16 елда музей-тыюлык 28 этно-арт-проект уздырды, анда 32 илдән 1024 рәссам катнашты. Алар тарафыннан барлыгы 1700 артык әсәр иҗат ителгән: рәсем, графика эшләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, скульптура.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International