Казан консерваториясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Россия Федерациясе белән Әзербәйҗан Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 30 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды.
Форум онлайн-форматта үтте һәм Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең һәм Гаджибейли исемендәге Баку музыка академиясенең әйдәп баручы белгечләрен берләштерде. Вузлар хезмәттәшлек турында меморандум төзеделәр, ул уртак фәнни конференцияләр һәм семинарлар, концертлар, фестивальләр һәм конкурслар, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Студентлар һәм педагоглар югары уку йортлары басмаларыннан, укыту-методик әдәбияттан файдалана, студентлар фәнни берләшмәләре эше һәм академик мобильлек программалары вакытында тәҗрибә уртаклаша алачак.
15 май Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театрында беренче мәртәбә «Волжская» спектакле тифлокомментарияле күрсәтеләчәк, беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның тууына 130 ел тулу уңаеннан булачак.
Постановка татар театрының беренче актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-«Волжская» тормышы һәм эшчәнлегенең соңгы фаҗигале көннәренә багышлана, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарияләр белән күрсәтеләчәк. Сәхнәдә булган хәлләрне тулысынча тифлокомментарияләү начар ишетүчеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен эшләнә. Тифлокомментатор колакчалар аша "Махсус" тамашачылар өчен таныш булмаган элементларны - декорацияләрне, костюмнарны, артистларның гамәлләрен тасвирлаячак.
Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы 1892 елда Казан шәһәрендә туа. Ул тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә төрле кара эшләр башкара, әмма үзе гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри башлый.
Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова һәм Чечен Республикасы мәдәният министры А.Р.Кадыйрова Казан Кремлендә урнашкан бинада уза торган Милли костюм театры кунаклары булды.
Искәртәбез, милли костюмнарны күрсәтү ял көннәрендә 15:00 һәм 17:00 сәгатьтә Казан Кремленең 4 подъездында уза.
13, 15, 18 майда Казанда перформанс инклюзив остаханәсенең ачык күрсәтүләре узачак.
Проект остазы - "Э-моция" Иҗади инклюзив студиясе" режиссеры Неля Суркина. Мастер - перформер, хореограф Нурбәк Батулла.
Керү ирекле, теркәлү буенча.
Тамашалар:
13 май 19:00
«Урам» экстрим паркы (Кремль яр буе, 33)
https://e-mociya.timepad.ru/event/2028428/
15 май 16:00
Заманча сәнгать галереясе (К. Маркс, 57)
https://e-mociya.timepad.ru/event/2028461/
18 май 18:00
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы
https://e-mociya.timepad.ru/event/2028388/
Тулырак: https://t.me/freektuj каналында.
17 майда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗд яшь композитор һәм виолончелист, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Ильяс Камалның авторлык концерты була. Ул М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты.
Программада Ильяс Камалның, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Хәлитов җитәкчелегендәге «Tatarica» Казан консерваториясе оркестры башкаруында автор әсәрләре яңгыраячак.
19 майда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында заманча этносәнгать музеенда «Мирасчылар.. Россиянең кыйммәтле тарихын торгызу" күргәзмәсе ачылачак.
Экспозициядә үзәк урынны ювелир "Петергоф" - дөньякүләм аналоглары булмаган уникаль проект алып тора.. Гарнитурның егерме элементы Бөек Петр резиденциясенең панорама күренешен кабатлый. 2016 елдан коллекция Зур Петергоф сараеның "Махсус кладовой һәм "Петергоф" Дәүләт музей-тыюлыгы җыенында бердәнбер заманча экспонат булып тора.
24 майда 16:00 сәгатьтә ТР «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә «СҮЗ" проекты ачыла. Заманча сәнгать чаралары ярдәмендә христианлыкның һәм исламның каллиграфик традицияләрен нәфис интерпретацияләү темасына багышланган.
Проект Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Проектның төп мәйданчыклары: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан Кремлендә Хәзинә» милли сәнгать галереясы, ТР Милли китапханәсе.
Проект нәтиҗәләре буенча каталог бастырылачак.
2022 елның 19 маенда 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында ТР халык инструментлары дәүләт оркестрының йомгаклау концерты була.
Татарстан Республикасы халык инструментлары дәүләт оркестрының
сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - РФ һәм ТР халык артисты, профессор Анатолий ШУТИКОВ. Концертны алып баручы лектор - музыка белгече, ТР атказанган артисткасы Лилия Апакова.
Концертны «Пушкин картасы» программасы буенча карарга була.
Бүген «Мир» кинотеатрында Төрки кино көннәре ачылды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге чарага
багышланган матбугат конференциясе узды. Фильмнар турында, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы мәдәни мирасы, хезмәттәшлек турында Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан, "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков һәм Үзбәкстан Республикасының Генераль консулы Камол Давронов сөйләде.
Төрки кино көннәре «Эртугрул 1890» фильмы белән бүген ачылды һәм алты көн дәвам итәчәк. Барлык кинолар "Мир" кинотеатрында күрсәтеләчәк.