Алабугада Спас ярминкәсе һәм кыңгырау чаңы фестивале - 2022

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның 5, 6, 7 августында Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Традиция буенча чара Алабуга тыюлыгы территориясендә Шишкин буалары районында, “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарда узачак.

Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамык эшләнмәләр, агачка бизәкләр төшерү, нәфис тукучылык, керамика, гжель, тире эшкәртү, тегү һәм курчаклар ясау, гравира, металлга бизәкләр төшерү, металлдан ясалган челтәрләр, пыяла, лоза һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

Артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышы бәйрәмнең бизәге булачак. 2021 елның Спас ярминкәсе мең ярымга якын катнашучыны һәм 170 меңгә якын кунакны җыйган иде.

Бөтенроссия Спас ярминкәсен уздыру кысаларында 2022 елның 5, 6, 7 августында Алабугада XV Бөтенроссия кыңгырау чаңы фестивале дә узачак. Ярминкә дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары бөтен Россиядән иң яхшы чаң сәнгате осталары башкаруында Алабуга кыңгыраулары чыңлавы белән ләззәтләнәчәк.

2021 ел фестивале Россиянең 40 шәһәреннән 200дән артык катнашучыны җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International