«Алабугада җәйге кичләр» музыкаль фестивале тәмамланды

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

17 июль көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган пианист Борис Березовскийның "Алабугада җәйге кичләр" IV Халыкара фестивале ябылды. 

Фестивальдә 4 көн эчендә 42 меңгә якын кеше катнашты.

22 меңгә якын кеше турыдан-туры трансляцияне карады. Дүрт концертта Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Киров, Ковров, Казан, Уфа, Яр Чаллы, Алабугадан 200ләп музыкант чыгыш ясады.

Танылган башкаручылар белән беррәттән сәхнәгә Мәскәүдән, Екатеринбургтан һәм Алтай Республикасыннан яшь музыкантлар чыкты, ә иң кечкенә катнашучы - җиде яшьлек скрипкачы Лука Моромов күрше Автокаладан килде.

«Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыка фестиваленең соңгы концерты төнге уникедә дөньяның төрле халыклары җырларын башкару белән тәмамланды.

Тамашачыларның көчле алкышлары астында ТР Камера хоры һәм Миләүшә Таминдарова, Борис Березовский һәм Jive Казан коллективы башкаруында музыкаль импровизацияләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International