Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «АГА БАЗАР» («БОЛЬШОЙ БАЗАР») оештырыла, анда уникаль кул эшләре товарлары белән сәүдә рәтләре, тематик мәйданчыклар, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади шөгыльләре булган һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителәчәк.
Этник мәдәният төрле өлкәләрдә тәкъдим ителәчәк:
• Музыка, бию, кием-салым, традицион кухня буенча Work Shop.
• Балалар уеннары һәм күңел ачу аланы – фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен.
• Үләннәр һәм чәй тантанасы булган өйләр, анда шәһәр ыгы-зыгысын онытырга һәм Идел ярындагы тыныч, яшел почмакка чумырга мөмкин.
• Фольклор коллективлары һәм инструменталь музыка.
• Кичке концерт программасында фолк-фьюжн жанрындагы композицияләр яңгыраячак: Илгиз Шәйхрәзиев, Malsi Music, Илдар Варган, Алпар һәм башкалар.
Фестивальнең хедлайнеры Казахстанның «Аш-аш» җыры белән танылган TikTok-челлендж башкаручысы Жолдасбек Абдиханов булачак.
Керү ирекле! Фестиваль кунаклары өчен автовокзалдан түләүле автобуслар һәм елга портыннан пассажирлар рейслары йөриячәк.