Татарстан Республикасында Иран мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрү кысаларында 2022 елның 20 маенда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Борынгы Персия мирасы. Иран сәнгате» күргәзмәсе ачыла.
Экспозицияне Иран архитектура һәм мәдәни объектлары, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән табигый тыюлыклар фотосурәтләре һәм картиналары тулыландыра.
Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президентының грантларын бирү өчен 2022 елның беренче махсус конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды.
Җиңү суммасы буенча Татарстан Республикасы 4нче урында, бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсеннән калыша.
Җиңүчеләр арасында “Татарстан Республикасының Питрәч якташлык җәмгыяте” иҗтимагый оешмасыннан 2 999 196 сумга “Кырык беренчегә экскурсия” республика проекты да бар.
20 һәм 21 майда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Аршин мал алан» музыкаль комедиясенең премьерасы күрсәтеләчәк. Спектакль Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, куючы режиссер Михаил Борисов куелышының Казан театры сәхнәсенә җайлаштырылган версиясен тәкъдим итәчәк.
2022 елның 19 маенда В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тула. Бу вакыйгага Татарстан Республикасы Милли музее «Пионер - барысына да үрнәк!» күргәзмәсен әзерли. 1920-нче еллардан башлап Татарстанда пионер хәрәкәте тарихын 100 дән артык экспонат ачачак.
19 майда музейда пионер хәрәкәте тарихына багышланган чаралар планлаштырылган. 11.00 һәм 14.00 сәгатьтә «Пионерская зорька» квесты була; ул пионер тормышына һәм атрибутикага багышланган. 15.30 «Пионерия даны» мастер-классы узачак: күргәзмәгә килүчеләр пионер флаглары ясарга өйрәнәчәкләр.
Күргәзмә 3 июньгә кадәр эшләячәк. Пушкин картасы һәм музей билетлары белән керергә мөмкин. Ачыла 15.00 сәгатьтә.
2022 елның 18 маенда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы узачак.
Булатова Эльмира Хәмид кызы Татарстан Республикасының «Казан дәүләт циркы» дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры вазифасына 2022 елның 16 маеннан башлап билгеләнде.
Эльмира Булатова цирк сәнгате өлкәсендә зур эш тәҗрибәсенә ия, шул исәптән бертуган Запашныйлар циркында, Мәскәүнең Зур циркында эшләгән һәм шәхси цирк оешмасын җитәкләгән.
1977 елның 15 маенда туган. Урал дәүләт юридик университетын (юриспруденция, юрист) тәмамлаган.
13 майда Сәвәләй мәдәният йортында Чаллы рәссамнар берлеге булышлыгы белән картиналар күргәзмәсе ачылды.
21 май Болгар цивилизациясе музеенда Россия сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиковның һәм Россия сәнгать академиясенең стажеры Полина Илюшкинаның «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына» әдәби әсәрләр күргәзмәсе ачылачак.
Истәлекле вакыйгага - Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга Россия сәнгать академиясенең Казан шәһәрендә иҗат остаханәсе рәссам-стажеры Илюшкина Полина бу бөек вакыйганы тасвирлаучы картиналар сериясен - Иран, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мисырга иҗади сәфәрләре нәтиҗәләре буенча язылган берничә матур һәм график картинаны иҗат итте.
Күргәзмә 2022 елның 21 июненә кадәр дәвам итәчәк.
2022 елның 20 маенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Җәмигъ мәчетен төзү хөрмәтенә истәлекле таш салыначак.
Истәлекле ташта гарәп, татар, рус һәм инглиз телләрендә «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете төзү уңаеннан» дигән язу булачак.
Җәмигъ мәчет «Кырлай» паркы территориясендә урнашачак һәм берьюлы 10 000 кешене сыйдыра алачак. Хәзерге вакытта мәчет төзелешенә конкурс игълан ителде, җәмәгатьчелек фикерләренә нәтиҗәләр ясагач, булачак мәчет эскизын тәкъдим итәчәкләр.
21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Чараларда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясенең 72 субъектыннан дин әһелләренең ХII бөтенроссия форумы делегатлары, Россия Федерациясе мөселманнарының, якын һәм ерак чит илләрнең дини идарә вәкилләре, илнең һәм мөселман дөньясының төрле почмакларыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммитында катнашучылар булачак.