2022 елның 29 июлендә 14:00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгында агымдагы елның I яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Шулай ук утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан мәдәни мирасны популярлаштыруга юнәлдерелгән "Татмәдәниагарту" («Таткультпросвет») проекты тәкъдим ителәчәк.
Иҗтимагый совет утырышында барлык теләүчеләр катнаша алачак, алдан сылтамага кереп теркәлү сорала:
https://forms.yandex.ru/u/62d6a82854246cd170d159a4/
Теркәлүнең соңгы көне - 28.07.2022 17:00 сәг кадәр.
Үткәрү урыны: ТР Мәдәният министрлыгы, Казан ш., Зур Кызыл ур., 33/66, конференц-зал (4 кат).
Үткәрү вакыты: 2022 елның 29 июлендә 14:00 сәгатьтә.
ММЧ вәкилләре өчен контакт: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат сәркатибе Даниил Плаксин, +7(927)031-04-42.
https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2106162.htm