Бүген Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Юкачева Раушания Хөснетдин кызы вафат булды

2022 елның 17 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә – 17 июльдә  64нче яшендә милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, Татарстан Республикасының халык артисткасы Раушания Хөснетдин кызы Юкачева кинәт вафат булды.

Р.Х.Юкачева 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1983 елда күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәдә беренче уңышлы адымнарын ясаган яшь артистканы Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры труппасына чакыра. 

Кабатланмас һәм үзенчәлекле табигый таланты, киң сәхнә диапазоны, хатын-кыз табигатен нечкә сиземләве һәм шулай ук үзенең шәхси сыйфатлары артисткага гаҗәеп тормышчан, ихлас образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Төрле елларда башкарылган Зөлфия (“Зөлфия” К.Әмиров); Клариче (“Болан-Патша” К.Гоцци);  Гайни (“Бәхетсез егет” Г.Камал); Фирдәвес (“Казан егетләре” һәм “Тагын Казан егетләре” М.Гыйләҗев); Сәкинә (“Мирас” Г.Каюмов); Шәмсекамәр (“Шәмсекамәр” М.Әблиев); Саҗидә (“Килә ява, килә ява...”, “Ява карлар, ява карлар...” З.Хәким); Танай хатын (“Җирән чичән белән Карачәч сылу” Н.Исәнбәт); Мәрфуга (“Саташкан сандугач” Р.Зәйдулла); Дилфүзә (“Кичер мине, әнкәй” Р.Батулла); Сәвия (“Мәхәббәт турында сөйләшик” И.Зәйниев); Бикә (“Ут күршеләр” С.Юзеев) һәм башка бик күп рольләре артистканың төрле жанрда да искиткеч тормышчан, табигый һәм хисле уенының үрнәге иде.

Театрның бүгенге репертуарында зур уңыш белән барган спектакльләрдәге Мәрфуга  (“Зәңгәр шәл” К.Тинчурин), Кәтернә (“Гөргөри кияүләре” Т.Миңнуллин), Клара Измайлова (“Ак калфагым төшердем кулдан” И.Юзеев), Хәнифә (“Исәнмесез?!. М.Гыйләҗев) рольләре аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.

Р.Х.Юкачева иҗади эшчәнлеге белән беррәттән административ хезмәттә дә күп көч куйган шәхес. Ул ун ел дәвамында театрның “Балачак” студиясен җитәкли, аннары театр директоры урынбасары вазыйфаларын башкара. 2002-2005 елларда яңа оешкан Казан шәһәр филармониясе директоры; 2011-2016 елларда Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры булып эшли.

Раушания Юкачева хезмәттәшләренә ышанычлы, киң күңелле дус, яшь буын өчен кайгыртучан, ярдәмчел остаз иде.

Халкыбызның сөекле артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International