2022 елның 1 июненнән 1 ноябренә кадәр «Донор мәдәнияте» бөтенроссия акциясе уза

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның июненнән ноябренә кадәр #КультураДонорству#КультурныйКодДонора Россиякүләм акциясенең төп этабы уздырыла. Бөтенроссия акциясе Россия халыкларының мәдәни мирасы елының төп чаралары программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Акция нәтиҗәләре 2022 елның ноябрь - декабрендә ясалачак. Төбәкләрдә йомгак ясаганда төп критерийлар булып потенциаль һәм гамәлдәге кан донорлары белән эш форматларының креативлыгы һәм ведомствоара партнерлыкның җайга салынуы торачак.

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы тематикасын кулланып донор чараларын уздыру өчен акцияне оештыручылар тарафыннан бренд-бук, акциядә катнашучылар өчен ирекле керү мөмкинлеген, донорлыкны популярлаштыруга юнәлтелгән материаллар әзерләнгән.

Сайт: yadonor.ru

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2105894.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International