ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Иркутск шәһәрендә 2022 елның 30 июненнән 3 июленә кадәр беренче тапкыр «BAIKAL ART & CRAFT WEK / БАЙКАЛ СӘНГАТЕ ҺӘМ КӘСЕПЧЕЛЕГЕ - 2022» фестивале узачак

Фестивальнең эшлекле чаралар программасында - «Мәдәни мирас - иҗат өчен илһам чыганагы» халыкара конференциясе дә бар. Анда катнашучылар өчен панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар, семинарлар һәм иң актуаль темалар буенча танылган спикерлар, осталар һәм дизайнерлардан презентацияләр оештырылачак.

Татарстаннан да осталар катнашачак. Алар милли кием-салым һәм бизәнү әйберләре, күн мозаика техникасында заманча тегелгән бизәкле аяк киеме һәм төрле аксессуарлар, кулдан эшләнгән бизәкле тукыма эшләнмәләре тәкъдим итәчәк.

30 июнь «Казан Кремле» музей-тыюлыгында БалагурЛаб клоунадасы жанрында театр лабораториясе башлана, ул Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсында җиңүче булды.

Кунаклар һәм катнашучылар өчен БалагурЛаб театр лабораториясе кысаларында лекцияләр узачак.

Бәйрәм кунакларын чуаш гореф-гадәтләрен үз эченә алган биюләр, халык уеннары һәм күңел ачулардан торган иҗади тамаша көтә. Бәйрәм программасы төрле мастер-класслар, гармунчыларның иҗади ярышлары, милли ашлар белән тулыландырылачак - теләге булган һәркем «Балыкчы йорты»нда милли эчемлек һәм чуаш ризыкларын татып карый алачак.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана. Мәйданчыклар 10:00 сәгатьтә эшли башлый.

«Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле операсы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Умай» опера лабораториясе эшчәнлек нәтиҗәсе. «Ал яулык, зәңгәр шәл» операсы премьерасы 30 июньдә булачак.

Казан яшь тамашачы театрында "Монда Кай булды" спектакленең премьерасы булды, ул Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкияте мотивлары буенча әзерләнгән.

Режиссер - Артем Устинов, рәссам - Надежда Иванова, яктылык буенча рәссам - Ания Шепелюк, композитор - Булат Абдуллин, хореографлар - Марсель һәм Мария Нуриевлар. Спектакльдә ТР халык артисты Галина Юрченко, ТР атказанган артистлары Алсу Густова һәм Павел Густов, артист Эльмира Рәшитова, Анна Иванова, Эльвина Сафина, Эрнест Маторкин, Мария Мухортова, Ярослав Кац, Руслан Зөбәйраев катнаша. Спектакльне әзерләүдә "Лиза Алерт" эзләү отряды конструктив ярдәм күрсәтте.

30 июнь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балалар өчен джаз» фестиваленең сайлап алу туры узачак. Конкурс жюриына Санкт-Петербург һәм Казан джаз индустриясе вәкилләре керәчәк. Казан этабы җиңүчеләре 12-14 августта Санкт-Петербургта узачак проект финалына барачак.

30 июнь 15:00 сәг. “Зөя утрау-шәһәрчеге” музей-тыюлыгында “Бөтендөнья мирас утраулары” Горе һәм Сен-Луи (Сенегал)" дип исемләнгән киң форматлы фотокүргәзмә ачылачак.

Күргәзмәне «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы оештыра. Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Калинка” рус-сенегаль дуслыгы Альянсы партнер буларак чыгыш ясады.

Күргәзмә Зөя утрау-шәһәрчеге тарих музее каршында Успенская урамында урнашачак һәм сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 30 июнендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Обь буе хәзинәләре» күргәзмәсе ачыла.

Бу И.С.Шемановский исемендәге Ямал-Ненец округ музей-күргәзмә комплексының махсус хәзинәсеннән борынгы зәркән сәнгате экспозициясе (Салехард шәһәре).

Күргәзмәдәге 139 предмет арасында Сүрия, Иран, Көнбатыш Европа, Византия, Кытай һәм Идел Болгары осталарының әсәрләре бар. Алар бакыр һәм көмештән ясалган.

Болгар эшләнмәләре - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә мөһим вакыйгаларның берсе.

2022 елның 28 июнендә 11:00 сәгатьтә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында Татарстан Республикасы мәдәният министрының ел саен уздырыла торган җәйге матбугат конференциясе булачак.

Иҗади үзешчәнлек турында һәм, әлбәттә 2022-2023 еллардагы төп проектлар турында сүз барачак.

Төп вакыйга Н.И.Фешин исемендәге яңартылган Казан сәнгать училищесы бинасын тәкъдир итү булачак.

Биләрдә, Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориисендә, XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы - ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМның (Ремесла/Junior skills) ачылыш тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International