7 нче сентябрьдән 11 нче сентябрьгә кадәр Алмата шәһәрендә 7th BAIQONYR International Short Film Festival узачак.
Татарстан Республикасын чарада Оксана Синчугованың "Нулевые" һәм Татьяна Черногузованың «Юха» кинокартиналары тәкъдир итәчәк.
Фестиваль программасы өч конкурстан торачак - милли (уен һәм документаль кыска метражлы фильмнар), халыкара (уен һәм документаль кыска метражлы фильмнар) һәм анимацион картиналар.
Конкурска бирелгән 200 гаризадан 17 картина сайлап алынган. Алар санына Татарстан Республикасы кинокартиналары да кергән.
Жюри составын биш илдән экспертлар тәшкил итә. Жюри вәкилләре арасында Россиядән Эдуард Новиков, Татарстаннан Адилә Хәйбуллина һәм Евгений Майзель бар.