Али-Саттар Гулиев: «Казан кинофестивале - халыкара күренекле кино мәйданчыкларының берсе»

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә 4 азәрбайҗан фильмы тәкъдим ителәчәк.

7 сентябрьдә Элвин Ашировның "Сезнең йортыгыз кайда" картинасын күрсәтәчәкләр, шуннан соң тамашачылар өчен фильмның режиссеры белән иҗади очрашу оештырылачак.

8 сентябрьдә "Забор" фильмын карау һәм аның режиссеры Гулу Аскеров белән очрашу планлаштырылган.

10 сентябрьдә “Олимпия” фильмы күрсәтеләчәк, шулай ук картинаның режиссеры Али-Саттар Гулиев белән иҗади очрашу булачак.

11 сентябрьдә Әзербайҗан киносы Эльвин Мирзоевның "Кол "(«Раб») фильмы белән конкурстан тыш «Төрки дөнья» программасы кысаларында тәкъдим ителәчәк.

 Режиссер Али-Саттар Гулиев ассызыклаганча, фестивальнең бай тарихы һәм танылган авторлар яшь кинематографистлар өчен көчле мотивация булып тора, алар өчен Казан кинофестивале зур кино дөньясына әйләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International