«Залесный» мәдәни үзәге Россия Президентының икенче грант конкурсында җиңде

2022 елның 3 сентябре, шимбә

«Залесный» мәдәни үзәге проекты Президент мәдәни инициативалар Фонды үткәргән Россия Президентының икенче грант конкурсында җиңде. "БАШКОРТ ХӘЗИНӘСЕ-MILLI" яңа этнопроекты «ХАЛЫК ХӘЗИНӘСЕ — MILLI» беренче грант проектының дәвамы булып тора һәм шулай ук Татарстан халыклары мәдәнияте традицияләрен өйрәнүгә, торгызуга, саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында Казанның мәдәни үзәкләре һәм Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортлары базасында төрле планлы иҗтимагый һәм мәдәни-иҗади чаралар: фестивальләр, иҗат конкурслары, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Милли-мәдәни берләшмә лидерлары һәм активистлары, балалар һәм яшьләр иҗаты коллективлары, башкорт фольклор ансамбльләрендә катнашучылар, этнографлар, этно-осталар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнашачак.

Проект Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре территориясендә «Татарстан Республикасы башкортлары корылтае» төбәк милли-мәдәни автономиясе белән берлектә гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International