Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган мәгълүмати портал Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы, татар халкы мәдәнияте һәм традицион мөселман кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырыла.
Сайт берничә бүлектән торачак һәм гел яңартылачак.
Төп блокта Ислам тарихы турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.
Башкалары - хәзерге Россиядә Халыкара хезмәттәшлек һәм Ислам белеменә, мөселман инфраструктурасы-хәләл туклануга, сәүдә, китап бастыруга, уку йортларына һәм башкаларга багышланачак.
Әгәр республика халкының порталны тутыру буенча тәкъдимнәре булса, без, һичшиксез, барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алачакбыз.