Татарстанның театр өлкәсен яктыртучы журналистлар өчен Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлегенең махсус премиясе гамәлгә куелды

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге Татарстанның театр өлкәсен яктыртучы журналистлар өчен махсус премиясен гамәлгә кую турында игълан итә.

Критерий нигезләре:

• мәгълүматның дөреслеге һәм актуальлеге,

• теманы ачу,

• әдәби сәнгатьчәнлек,

• тел сыйфаты (рус һәм татар телләре),

* объективлык һәм аргументлылык,

* профессиональ компетенция.

Конкурска гаризалар 2022 елның 1 сентябреннән 2023 елның 31 маена кадәр түбәндәге электрон адреска кабул ителә: std.tatar@yandex.ru

Конкурс түбәндәге максатчан аудиториягә юнәлтелгән:

• Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән барлык төр ММЧ вәкилләре;

• журналистлар һәм блогерлар.

 НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International