Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә – 17 июльдә 64нче яшендә милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, Татарстан Республикасының халык артисткасы Раушания Хөснетдин кызы Юкачева кинәт вафат булды.
2022 елның 15 июлендә Алабуга шәһәренә “Россиянең әдәби шәһәре” дигән мактаулы исем бирелде. Тантана Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыка фестивале кысаларында узды. Бу көнне тамашачылар өчен М.И.Цветаевага багышланган концерт тәкъдим ителде. Мөхтәрәм бүләкне Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевка тапшырды.
Кичә Татарстан Республикасы Саба районы Корсабаш авылында «823 чакрым» дип исемләнгән тулы метражлы сәнгать фильмын төшерү башланды.
"Талантлар эрасы" балалар һәм яшүсмерләр халык җырын башкару халыкара фестивале 2 турда узачак һәм бөтен Россия һәм БДБ илләреннән халык башкаруында жанрында эшләүче иҗат коллективларын җыячак.
Беренче тур кысаларында видеоязмалар буенча жюри 60 коллективны сайлап алачак, алар 2022 елның 11 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Казанда узачак Фестиваль финалына чакырылачак.
Фестивальнең номинацияләре: халык вокалы, фольклор, халык стилизациясе, вокаль-инструменталь ансамбль (халык уен кораллары), халык җырына видеоклип.
Фестивальдә катнашу бушлай. 1 турда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 1 сентябренә кадәр сайтта бирергә мөмкин.
Фестиваль турында тулырак мәгълүмат eratalantov.ru сайтында.
15 июльдән 17 июльгә кадәр "Славян базары" Халыкара сәнгать фестивале кысаларында Витебск шәһәрендә Союз дәүләте көннәре уза.
2022 елның 14 июлендә күренекле дәүләт эшлеклесе һәм бөек рус шагыйре Гавриил Роман улы Державинның тууына 279 ел тулу уңаеннан Казанда һәм Лаешта бәйрәм чаралары узды.
20 июль көнне Ислам үзәгендә Чистай, Нариманов ур., 74) Россия сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиков һәм Казан рәссамы Полина Илюшкинаның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәләре ачыла.
Казанда балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары һәм «Идел очрашулары-32» киностудияләр халыкара фестивале тәмамланды, ул Россиянең 48 төбәгеннән 620 катнашучыны җыйды.
15 июльдә Горький һәм Шаляпин музеенда "Искиткеч Зөя утрау-каласы" ("Очарованные Свияжском") күргәзмәсен тәкъдир итү булачак. Казанның 3 рәссамы Анатолий Егоров, Елена Бондарчук һәм Иннокентий Коробцовның картиналары тәкъдим ителә. Аларның һәркайсы уникаль утрау-шәһәрне үзенчә тасвирлый.
Бүген Казанның Лядск бакчасында рус шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Р. Державинның тууына 279 ел тулу уңаеннан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.