“Безнең заман” юбилей фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты бер атнага озайтылды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

“Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең 10-нчы ачык республика телевизион фестиваленә гариза кампаниясе бер атнага озайтылды. Гаризалар 22 сентябрьгә кадәр фестивальнең bzzm.ru рәсми сайтында кабул ителә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтүче проектта катнашырга Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда белән дә чыгыш ясый ала. Алар үз сәләтләрен “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Дан минуты” номинацияләрендә күрсәтү мөмкинлегенә ия.

Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, “Наше время – Безнең заман” фестивален оештыручылар, гадәттәгечә, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең күпсанлы үтенечләре буенча гариза бирү кампаниясе вакытын озайту тәҗрибәсен куллана. “Безгә команданы билгеләнгән вакытка тупларга өлгермәгән күп кенә оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре мөрәҗәгать итә. Командада катнашучыларның берсе авырырга мөмкин, кемдер командировкага җибәрелә һәм аларга ашыгыч рәвештә алмаш эзлиләр. Ә гариза биргәннән соң кире юл юк – анда кем күрсәтелгән, шул сәхнәгә чыгарга тиеш. Шуңа күрә без ел саен гариза бирү мөмкинлеген озайтабыз. Әмма 22 сентябрь – гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Өстәвенә, 30 сентябрьдә беренче сайлап алу туры башлана һәм безгә чыгышлар программасын формалаштырырга кирәк. Моңа кадәр әле гаризаларны эшкәртү буенча эшлисе бар”, - диде ул.

Гайнетдинов сүзләре буенча, юбилей сезонында яңалык кертүчеләр күп булыр дип көтелә. Әйтик, фестиваль тарихында беренче тапкыр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы үз гаризасын тәкъдим итәргә ниятли. “ЮВТ АЭРО” (Бөгелмә) авиакомпаниясенең иҗат коллективы күрсәтәчәк чыгышлар да кызыклы булырга вәгъдә итә. “Очучылар, техника, стюардессалар – чыннан да, кызык булырга охшаган. Бу авиакомпания вәкилләре фестивальдә ялгыз номерларын күрсәттеләр инде, әмма быел беренче тапкыр команда белән катнашачаклар. Гомумән, бездә бик күп яңа кешеләр булыр дип көтелә. Әмма бөтен серләрне әлегә ачып бетермибез”, - дип кызыксыну уятты проект җитәкчесе.

“Наше время – Безнең заман” фестивале суперфиналының приз фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона бәйгеләре финаллары приз фондын булдыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Гран-при иясенә 500 мең сум һәм Татарстан Президентының Күчмә кубогы тапшырыла. Моннан тыш, икенче ел рәттән “Безнең заман геройлары” Кубогы да булачак: аның иясе 300 мең сум акча белән бүләкләнә.

Зона бәйгеләре инде бу айда старт ала. Беренчесе Әлмәттә 30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр “Нефтьче” мәдәният сарае базасында булачак. Киләсе зона финалын 7-8 октябрьдә Түбән Кама үзенең Халык иҗаты йортында кабул итәчәк. Казанда зона бәйгесе 14-15 октябрьдә үтә. Суперфинал исә 4-5 ноябрьгә планлаштырылган, ул Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) узачак. Ә 6 ноябрьгә “Пирамида”дагы гала-концерт репетициясе планлаштырылган. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты 7 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булыр дип көтелә.

Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә, белем бирү учреждениеләре, фермер хуҗалыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары, эчке эшләр органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм башка эшчәнлек өлкәләре вәкилләре дә бар. Катнашучылар өчен фестивальнең конкурс программасы төрләре төп һөнәр түгел. Юбилей фестиваленең тагын бер яңалыгы – кадәр иҗат коллективы составында катнашучыларның яшь чикләве 45 яшькә кадәр арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International