Татар филармониясе «Себер варислары» AR-тамашасына чакыра

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2022 елның 23 сентябрендә 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясендә Омск дәүләт академик рус халык хоры «Себер варислары» AR-программасын тәкъдим итәчәк. Бу Омск хорының уникаль проекты, анда традицион сәнгать - виртуоз хореография, вокал осталык - өстәмә чынбарлыкның заманча технологияләре белән кушыла.

Программада: «Алтын фонд»ның иң яхшы номерлары һәм чынбарлыкның өр-яңа технологиясен кулланып, коллективның яңа вокал-хореографик чыгышлары (AR) булачак.

«Себер варислары» проектының сайты: naslednikisibiri.ru

Концертка «Пушкин картасы» белән керү муөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International