Тинчурин театрында “Хан кызы Турандык” спектакленең премьерасы була

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Премьера драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган.

2022 елның 15, 16 һәм 30 сентябрендә Тинчурин театрында “Хан кызы Турандык” спектакле премьерасы булачак. Спектакль Италия драматургы Карло Гоциянең “Турандот” пьесасы буенча  һәм Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе нигезендә куела.

Беренче спектакль 15 сентябрьдә - Кәрим Тинчуринның туган көнендә, театр исемен йөрткән драматургның тууына 135 ел тулуга багышланачак һәм яңа 89 нчы театр сезонын ачачак.

https://tinchurinteatr.ru/ru/repertoire/han-kizi-turandik-1660728176/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International