15 сентябрь Илдар Зарипов галереясында “Чәчәкләр” күргәзмәсе ачылачак. Бу Лада Аюдагның «Цветария» әкиятләре циклын тасвирлаган мәдәни инициативалар фонды конкурсында җиңүче булган проект.
Казан шәһәренең 7-18 яшьлек балаларының иң яхшы утыз рәсеме «Заман» нәшриятында бастырылган китапка иллюстрацияләр булды. Китапның тышын сайлап алу турына эләккән 55 рәсем бизи.
Күргәзмәдә җиңүче балаларның басмага кергән рәсемнәре күрсәтеләчәк.
Ачылыш тантанасында һәр яшь рәссам бүләккә әкиятләр җыентыгын алачак. Балалар алдында нәшрият директоры - Гарифҗанов Марат Фәрит улы чыгыш ясаячак, җиңүчеләрне әкият авторы - Лада Аюдаг, проект командасы әгъзалары - рәссам Михаил Краев, Бакый Урманче музее мөдире Әсфәндиярова Гелюся һәм Илдар Зарипов исемендәге галерея җитәкчесе Ольга Агафонова тәбрик итәчәк.
Күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.