“КАМАЗ”, “Аммоний”, “СИБУР.Нижнекамскнефтехим”, Зәй районы башкарма комитеты һәм Мамадыш районы мәгариф бүлеге командалары “Наше время – Безнең заман” 10-нчы эшләүче яшьләр ачык республика телевизион фестиваленең икенче зона этабында җиңүче дип табылды. Чара 7-8 октябрьдә Түбән Каманың Халык иҗаты йортында узды.
Түбән Кама турына республиканың 54 предприятиесе һәм оешмасыннан гариза килгән, шәхси ярышта исә – 50 гариза. Бу зонага финалында 11 команда, барлыгы 400дән артык катнашучы килгән иде. Беренче көнне алар “Музыкаль юнәлеш” һәм “Бию юнәлеше” номинацияләрендә номерлар тәкъдим итте. Икенче көнне “Дан минуты” номинациясендә чыгышлар, шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булды.
Зона этабын Түбән Кама мэры һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин чыгышы ачты. “Сезне бу матур чарада каршы алуыма бик шат. Түбән Камада зона турларының берсен үткәрү традициягә әйләнде. Безнең креатив көч икътисадта (заводларда, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә) гына иҗат итеп калмый. Яшьләребездә мондый матурлыкны да иҗат итәргә көч һәм талант бар. Иҗат, мәдәният – безне яхшырта торган төшенчәләр”, - дип ассызыклады Түбән Кама башлыгы. Рамил Муллин шулай ук “Безнең заман” фестиваленең бөтен командасына эшче яшьләргә җитештерүдә генә түгел, ә иҗатта да үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка фестиваль хәрәкәтенә ярдәме һәм хезмәт кешесенә булган мәхәббәте өчен рәхмәт белдерде. “Күпмилләтле Россиянең бөтен мәдәнияте сезнең күңелегездә һәм йөрәгегездә”, - дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.
.jpg)
.jpg)
Чыгышлар йомгаклары буенча биш команда - “КАМАЗ”, “Аммоний”, “СИБУР.Нижнекамскнефтехим”, Зәй районы башкарма комитеты һәм Мамадыш районы мәгариф бүлеге командалары 1-нче урынга лаек булды. Жюри әгъзалары икенче урынны Әгерҗенең 7нче “Малыш” балалар бакчасы командасына бирде. Өченче баскычта исә – Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе командасы. Барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм жюри рәисе Резеда Галимова имзалаган дипломнар алды. Команда һәм шәхси ярышта 1-3 урынга ия булучылар генераль продюсердан фестивальнең Казанда узачак суперфиналына махсус чакыру алды.
Гала-концертны ачу тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев “Безнең заман”ны яшьлек, бәхет, сәнгать бәйрәме дип атады. “Түбән Кама - безнең иң эре сәнәгать буыны, эре предприятиеләр нәкъ менә биредә урнашкан. Хәрәкәттә катнашучыларга мондый авыр вакытта иҗади җиңүләр өчен көч һәм вакыт табулары өчен рәхмәт”, - дип ассызыклады ул, шулай ук катнашучыларга фестивальдә алган күнекмәләр, хис-кичерешләр алар белән мәңгегә калуын һәм тормышта алга этәрүен теләде.
Үз чиратында ТР Яшьләр эшләре министрлыгының һөнәри һәм иҗади үзбилгеләнү бүлеге башлыгы Игорь Смирнов фестиваль сәхнәсендә уникаль кешеләр җыелуын ассызыклады: алар үз өлкәләрендә профессионаллар булып кына калмый, ә иҗат белән шөгыльләнү өчен талант, вакыт һәм мөмкинлек тә таба. Фестиваль хәрәкәтен юбилее белән котлап, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле “Безнең заман”га озын гомер теләде: “10 елда соң 20се дә, 50се дә ерак түгел”.
Фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова ассызыклаганча, катнашучылар фестивальнең башлануын бик көтте: әзерләнделәр, репетиция ясадылар, нидер уйлап чыгардылар. “Без тагын бер кат безнең фестивальнең станок янында басып торучы егет-кызларга, бөтен җәмгыятькә кирәклеген расладык. Кемдер хәтта монда килде, чыгыш ясады һәм төнге сменасына йөгерде. Фестивальдә катнашу телкләре шундый көчле булуы сөендерә, - дип билгеләп үтте ул. - "Безнең заман" аларга бик кирәк. Моңарчы музыка мәктәпләрендә укыган, төрле иҗат берләшмәләренә йөргән яшьләр безнең фестиваль хәрәкәте ярдәмендә иҗатка якын булып кала ала”.
Зона этабы көннәрендә Түбән Камада жюри әгъзаларыннан, Россиянең һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләреннән түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар узды. Биредә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дорога из города” бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдиновадан “Заманча хореография” мастер-классы тәкъдим ителде. Моннан тыш, “Сәхнә хәрәкәте” мастер-классын ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сәхнә тәҗрибәләре үзәге” мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, куючы режиссер Владимир Аносов уздырды. Ике мастер-класс та зур кызыксыну уятты һәм бик күп фестивальдә катнашучыларны җыйды.
Йомгаклау зона этабы 14-15 октябрьдә Казанда Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) узачак. Анда Казан һәм Яшел Үзән зоналарыннан катнашучылар җыелачак.
Суперфинал исә 4-5 ноябрьгә планлаштырылган: ул шулай ук Халыкара мәгълүмат үзәгендә уза. 6 ноябрьдә “Пирамида”да репетиция көне. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты – 7 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.