Татарстанда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театры коллективлары фестиваленең төбәк этабы башланды

2022 елның 8 октябре, шимбә

Иҗади конкурста Татарстан балалар һәм яшьләр коллективлары һәм студияләре катнаша ала. Гариза һәм спектакльнең видеоверсиясен 2022 елның 1 декабренә кадәр бирергә мөмкин.

Фестиваль катнашучылар арасында ике категориядә уздырыла:

  • Балалар театр коллективлары һәм студияләр (6 яшьтән 17 яшькә кадәр);
  • Яшьләр театр коллективлары һәм студияләр (18 яшьтән 35 яшькә кадәр).

Фестивальдә мәдәният һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем алучы югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең студент коллективлары катнаша алмый.

Фестивальнең номинацияләре һәм приз фонды турында тулырак:

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2129381.htm

Региональ этапта катнашу өчен театр коллективларына:

1. Нигезләмә белән танышырга;

2. Барлык критерийларга һәм таләпләргә туры килүне тикшерергә;

3. Спектаклеңне видеога төшерергә;

4. Гаризаны түбәндәге адрес буенча җибәрергә: tatarstan.theatre.festival@mail.ru.

НИГЕЗЛӘМӘ

КАТНАШУ АЛГОРИТМЫ

ГАРИЗА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International