«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара телевизион сәнгать сүзе конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

«Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара телевизион конкурсын башлап җибәрә.

Катнашучыларның яшь категорияләре: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән өлкәнрәк һәм өлкәнрәк категория. Шулай ук профессионаллар һәм иҗади гаиләләр дә катнаша ала.

Чыгышлар ике номинациядә бәяләнәчәк: проза һәм шигърият. Жюри актерлыклык осталыгына, дикция, костюм, реквизит һәм музыкаль бизәлешкә игътибар итәчәк. 

Конкурста катнашу өчен рус яки татар телендә тутырылган гариза һәм видеоформатта әсәрне tnvtatarsuze@mail.ru рәсми почтасына җибәрергә кирәк.

Нигезләмә

Катнашучы анкетасы (рус)

Катнашучы анкетасы (тат.)

Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Тулырак: shayantv.rutnv.ru сайтларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International