3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казанда «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Православная Казань» православие күргәзмә-ярминкәсе узачак.
Традицион кыйммәтләрне пропагандалауны максат итеп куйган чараны Татарстан митрополиясе һәм «Узоречье» һәм «Вико» күргәзмә җәмгыятьләре оештыра.
Ярминкәдә Рус православие чиркәвенең храм һәм монастырьлары катнаша. Килүчеләр игътибарына изге урыннар тарихы турында сөйләүче экспозиция күрсәтеләчәк.
Ярминкәдә рухани әдәбият, дини бүләкләр һәм сувенирлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре һәм башкаларны сатып алырга мөмкин булачак.
Күргәзмә кысаларында иҗат коллективлары чыгышлары һәм һөнәрчеләр мастер-класслары узачак.