«Безнең белән рәсем яса» иҗат остаханәсе сәнгать мәктәпләре, рәсем студияләре һәм рәсем сәнгатенең башка һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен үткәрелә торган бөтенроссия иҗат конкурсларында балаларны һәм педагогларны катнашырга чакыра.
Әлеге конкурслар үсеп килүче буында табигатькә һәм туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шулай ук балаларда иҗатның сәнгать төрләренә кызыксынуны арттыруда да ярдәм итә.
Конкурслар:
1. «Минем туган ягым!» пленэр эшләр конкурсы - рисуйснами.рф/konkurs/rodnoy-kray
2. «Минем яраткан пейзажым» яшь рәссамнар конкурсы - рисуйснами.рф/konkurs/peyzazh
3. «Натюрморт» яшь рәссамнар конкурсы - рисуйснами.рф/konkurs/natyurmort
Конкурсларда катнашу өчен рисуйснами.рф сайтында электрон гариза юлларга кирәк («Сәнгать мәктәпләре конкурслары» бүлеге).
Катнашу шартлары Нигезләмәдә (рисуйснами.рф конкурсы битендә). Конкурсның оештыру комитеты сезнең барлык сорауларыгызга җавап бирәчәк, аларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: info@risyisnami.ru.