2022 елның 12 октябрендә 16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Юл» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында М-12 Мәскәү - Түбән Новгород - Казан федераль автомобиль юлы төзелешенә багышланган «Безнең белән шәһәрләр якыная бара» фотокүргәзмәсе һәм «Үлемсезлеккә китүчеләр» китабын тәкъдир итү булачак. Тарихи китап 2 нче удар армия истәлегенә багышлана.
М-12 федераль юлы яңабаштан төзелә. Аның озынлыгы 800 чакрымнан артык.
Хәзерге вакытта һәр чакрымда эшләр дәвам итә, 2023 ел ахырына Мәскәүдән Казанга кадәр юл эшләнергә тиешле. Ул вакыт Россия башкаласыннан Казанга кадәр машинада юл 6,5 сәгать булачак.
Проект 2024 елга кадәр магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү буенча комплекслы план кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фотокүргәзмә ачылу белән үк "Үлемсезлеккә китүчеләр" китабы тәкъдир ителәчәк. Тарихи китап 2 нче удар армия истәлегенә багышлана.
Проект Бөек Ватан сугышы елларында Волхов фронты составында сугышкан 2 нче удар армиянең сугышчан батырлыгына һәм фаҗигасенә багышлана.
Проектның башы М-11 "Нева" трассасы белән бәйле (Мәскәү - Санкт-Петербург). Магистральнең бер өлеше Түбән Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылы яныннан уза. Әлеге урында 1941-1942 елларда 2 нче удар армияне корал белән тәэмин итү барган, аннан соң сугышчылар дошман чолганышыннан чыкканнар. 2 нче удар армия составында Татарстанның милли герое Муса Җәлил дә көрәшкән.
М-11 төзелеше өчен территорияне әзерләгәндә, эзләүчеләр совет сугышчыларының калдыкларын тапкан, ә 2020 елның июнендә 563 чакрымда "Ватанны саклаганда һәлак булучыларга" мемориалы ачылды, бу һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерү мемориалы.