«Әкият» курчак театры Чиләбедә «Адәмнәр» спектаклен күрсәтәчәк

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

2022 елның 19 октябреннән 24 октябренә кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театры өлкән тамашачылар өчен «Соломенный жаворонок» VIII Халыкара курчак спектакльләре фестивалендә катнашачак.

22 октябрь көнне В.Вольховский исемендәге Чиләбе дәүләт курчак театры сәхнәсендә «Әкият» курчак театры артистлары Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәре буенча куелган спектакльне тәкъдим итәчәкләр.

Спектакльдә ике актер катнаша: Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов һәм актриса Альбина Шагалиева. 

«Соломенный жаворонок» фестивале ике елга бер тапкыр уздырыла, Россиядән һәм чит илләрдән иң яхшы режиссерлык эшләрен җыя. Быел фестивальдә Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Красноярск, Рязань, Оренбург, Яр Чаллы, Курган, Казан һәм Ханты-Мансийск театрлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International