18 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр Коми-Пермяцк милли драма театрында «Сообщение» IV Милләтара театр фестивале уза. Әлмәт театрының «Җил артыннан йөгерүче» спектакле Кудымкарда фестивальдә (Пермь өлкәсе) күрсәтелгән беренче спектакль булды.
Жюрида танылган театр тәнкыйтьчесе, «Алтын битлек» эксперты Татьяна Тихоновец бар. Җиңүчеләр «Иң яхшы хатын-кыз роле өчен», «Иң яхшы ир-ат роле өчен» һәм фестивальнең Гран-при номинацияләрендә билгеләнәчәк.